6-9 февральдә Татарстанда югары сыйныф укучылары арасында физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 43 муниципаль районы һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиадада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе доцентлары һәм укытучыларыннан торган компетентлы жюри эшләде.