“Мин авылны сайлыйм" республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

14 февральдә “Мин авылны сайлыйм” проекты кысаларында укучыларның фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләре X Республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Конкурс Яшел Үзән районында Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Конкурс сәләтле балаларны ачыклауга, туган якның табигатен, тарихын, этнографиясен өйрәнү өлкәсендә балалар иҗатына ярдәм итүгә, укучыларның игътибарын авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәрләренә җәлеп итүгә, үз халкының традицияләрен һәм мәдәниятен өйрәнүдә педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлтелгән.
Конкурска Татарстанның 21 муниципаль берәмлегеннән 4-9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. 
Конкурсның эше 5 секция буенча башкарылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 14 җиңүче дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International