Казанда мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге Идел буе фәнни-экологик конференциясе узачак

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

21-24 февраль көннәрендә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанда экологик хәрәкәткә нигез салучы Альберт Михайлович Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференция узачак.
Конференциядә Татарстан Республикасының 30 муниципаль берәмлегеннән һәм Идел буе төбәкләреннән 134 мәктәп укучысы катнашачак. Чарага Мәскәүдән дә кунаклар киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International