Казан милли тикшеренү технологик университеты "Чикләрсез фән-2020" конкурсы үткәрә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Казан милли тикшеренү технологик университеты 2014 елдан башлап Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мәктәп укучылары һәм студентлары өчен фәнне популярлаштыру буенча "Чикләрсез фән" конкурсы үткәрә. Анда ел саен 700 дән артык кеше катнаша, шуларның 250дән артыгы чит ил студентлары. Конкурсның бурычы - фән белән кызыксынуны стимуллаштыру, табигый фәннәрне формалаштыру, фәнни белемнәрне киң даирә яшьләре арасында заманча һәм аңлаешлы формада тарату. Конкурс өч номинациядә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International