Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә, ул Хәтер һәм дан елына багышлана. Беренче тапкыр быел конкурста чит илләрдәге Россия илчелекләре каршындагы гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конкурста катнашучыларга Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклау темасына инша язарга тәкъдим ителде.
«Без срока давности» конкурсы сайтында Россия Федерациясенең барлык 85 субъектлары шәхси кабинетларында төбәк этабында максималь баллар җыйган иншалар урнаштырылган.
Конкурсның федераль этабы жюрилары инде эшкә кереште - аларга 8 җиңүчене билгеләргә кирәк. Нәтиҗәләр 28 февральдә билгеле булачак. Финалга чыгучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узачак.