Татарстанда 9-11нче сыйныф укучылары арасында Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы узды. Республиканың 43 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 137 югары сыйныф укучысы үз белемнәрен күрсәтте.
Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча мәктәп укучылары олимпиадасы ике турда узды – язма һәм практик. Язма турда катнашучылар теоретик биремнәр үтәделәр. Практик турда катнашучылар тактик полосаны уздылар, шул исәптән төеннәрне бәйләү, ераклыкны билгеләү, янгын чыганагын сүндерү һәм дошманның ут ноктасын юк итү, граната ыргыту, пешкән һәм аңсыз хәлдә булган зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 12-18-нче апрельдә Казанда узачак.