Казанның В.А. Григорьев исемендәге 81нче рус-татар мәктәбендә “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне” акциясе узды. Февраль аенда уздырылучы традицион акция кысаларында гадәттә рус теленнән имтихан тапшырсалар, быел ул тарих фәне буенча үткәрелде. Әлеге акциядә Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов та катнашты.
– Бу – Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы уздыра торган Бөтенроссия акциясе. Ул, беренче чиратта, БДИның тискәре образы турындагы мифларны юкка чыгару өчен кирәк. Бу – гадәти имтихан. Мин анда дүртенче тапкыр барам инде. Барган саен балалар һәм әти-әниләр әйткән искәрмәләр төзәтелә икәнен күрәм. Минемчә, тарих фәне дөрес сайланылган. Чөнки безгә һәрвакыт кайда икәнлегебезне, безгә кадәр нәрсә булганын, хәзер ниләр эшләгәнебезне хәтердә тоту кирәк. Тарихтан башка беркая да барып булмый, - диде министр.
Тарих фәненнән сынау имтиханын барлыгы 30 кеше тапшырды. Алар арасында Дәүләт Советы депутаты, Г. Камал театры актеры Рамил Төхфәтуллин, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Г. Камал театры актерлары Рамил Вәҗиев, Илнур Закиров та бар иде.
Акция дәвамында БДИда катнашучылар имтиханның бөтен процедуралары аша узды: теркәлде, телефон һәм шәхси әйберләрен саклау урынына тапшырды, имтихан алды контролен узды, бланкларны тутырды. Шулай ук катнашучылар дәүләт имтиханы ничек контрольдә тотыла, БДИ материаллары ничек чыгартыла, эшкәртелә икәнлеген күрде, БДИда була торган аналогик биремнәрне чиште. Имтиханның мондый кыскартылган вариантына гаәттәгечә 3-4 сәгать түгел, ә 1 сәгать бирелде.
Беренче тапкыр мондый акция 2017 елның февралендә узган иде. Ул вакытта Россиянең 50 төбәгеннән барлыгы 3000 әти-әни катнашты. Быел әлеге чара 2 мартка кадәр дәвам итәчәк. БДИ тапшырып карыйсы килгән әти-әниләр моның өчен мәктәпкә яки үз районындагы мәгариф бүлегенә хәбәр итәргә тиеш.