Татарстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе-2020» конкурсының зона этаплары дәвам итә.
Чираттагы бәйге Түбән Кама шәһәренең 92 нче балалар бакчасы базасында узды, биредә Минзәлә, Зәй, Чистай районнарыннан һәм Түбән Камадан 9 конкурсант катнашты. Тәрбиячеләр жюри әгъзаларына эш һәм балалар белән шөгыльләнү тәҗрибәсен тәкъдир иттеләр.
Конкурс чаралары Кукмара районының 3 нче балалар бакчасы базасында да узды. Монда Балтач, Саба, Арча, Кукмара районнарыннан катнашучылар һөнәри осталыкларын күрсәтте.