Татарстанда 9-11 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды.
Әлеге олимпиадада республиканың 33 муниципаль районыннан 143 мәктәп укучысы катнашты.
Инглиз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар өч конкурс буенча язма формада биремнәр үтәделәр: «Listening&Reading», «Use of English», «Writing». Икенче турда телдән «Speaking» конкурсы биремнәрен башкардылар.
Олимпиадада Әлмәт, Зәй, Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 22 укучы җиңү яулады.