12 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстанда 7-8 нче сыйныф укучылары арасында Тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Казан һәм Чаллыдан 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Олимпиада ике турда узды - язмача һәм практик. Катнашучыларга ябык һәм ачык типтагы теоретик биремнәрне үтәргә тәкъдим иттелде.