Татарстанның җиде өлкән сыйныф укучысы икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстанда мәктәп укучыларының икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Анда республиканың 17 районыннан 84 укучы катнашты.

8нче сыйныф укучылары арасында икътисад буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында КФУның IT-лицее укучысы Данил Таһиров җиңү яулады.

Икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 7 укучы җиңүче булды: Казан шәһәре Вахитов районының 131нче номерлы лицееның унберенче сыйныф укучылары Альберт Рябых, Сергей Новиков һәм Алия Зарипова,  Мәскәү районының 2нче номерлы лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Артем Сафин, Түбән Кама шәһәренең 35нче лицееның 11нче сыйныф укучысы Таһир Хәсәнов  һәм 24нче лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Самат Мәрданов, Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Александр Лукоянов.     .

Икътисад буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 20-26нчы апрельдә Свердловск өлкәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International