"Мин математиканы яратам" олимпиадасының төп этабы башланды. Олимпиаданың сынау этабы кысаларында 27 илдән 380 мең укучы катнашкан. Сынауларга шулай ук Россиянең 14 мең мәктәбеннән 35 меңнән артык укытучы кушылды.
Әлеге чара Педагогик осталык үзәгенең әйдәп баручы методистлары, "Яндекс. Учебник" куәтле белем бирү онлайн-платформасы һәм "Фиксики" популяр анимацион проекты белән берлектә булдырылган.