2020 елның 3 февраленнән башлап Югары Ослан муниципаль районы мәгариф оешмаларын планлы рәвештә тикшерү уздырыла.
Тикшерүне Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 18 хезмәткәре һәм белем бирү сыйфатын контрольдә тоту һәм лицензия контроле өлкәсендә 22 эксперт башкара. Барлыгы 34 оешма тикшереләчәк.