18 февральдә Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2020” мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары конкурсының зона этабы үтте. Бәйгедә Теләче, Питрәч, Әтнә, Биектау муниципаль районнарыннан 8 конкурсант катнашты. Тәрбиячеләр жюри әгъзаларына эш тәҗрибәсен һәм балалар белән шөгыльләнү үзенчәлекләрен тәкъдир итте.
17 февральдә конкурс чаралары Азнакай шәһәренең 18нче балалар бакчасында да узды. Биредә Азнакай, Актаныш, Сарман, Мөслим муниципаль районнарыннан килгән тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын күрсәтте.