Мәктәп укучылары өчен бушлай кайнар туклану

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Сишәмбе көнне Дәүләт Думасы бертавыштан өченче соңгы укылышта илебез гражданнарын һәм беренче чиратта кечкенә сыйныф укучыларын азык-төлек белән тәэмин итүгә кагылышлы закон кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, Федераль Җыенга Юлламасында президент Владимир Путин башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын гаиләләренең матди хәленә карамастан, беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы шулай ук бу бурычны үтәү өчен акчалар барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан бүленеп бирелергә тиеш дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International