Рафис Борһанов ветеран Әхәт Борһановка юбилей медале тапшырды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

19 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чаллы шәһәр советының хисап сессиясендә катнашты. Эш сәфәре кысаларында Рафис Борһанов үзенең фамилиядәше - Орлов-Курск дугасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Борһанов Әхәт Саин улында кунакта булды һәм лаеклы ветеранга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды. Узган елны Әхәт Саин улы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International