КФУның Физика институтында Иван Поминовның тууына 100 ел тулуга багышланган утырыш булды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында Физика институты гыйльми советының Казан университеты оптика һәм спектроскопия кафедрасының беренче җитәкчесе (1960-1991 еллар), физика факультеты деканы (1971-1986 еллар) Иван Поминовның тууына 100 ел тулуга багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
И.Поминовның туган көнендә узган чарада аның улы, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, Казан университетының физика факультетын тәмамлаган Андрей Поминов, КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский, РФА ФИЦ Казан физика-техник институты җитәкчесе, КФУ физика институтының оптика һәм нанофотоника кафедрасы мөдире Алексей Калачев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International