«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы тәмамланды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

16-18 февральдә Азнакайда «Чатыр Тау Арена» спорт комплексында республика мәктәп укучылары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы узды. Ярышларда Азнакай, Арча, Баулы, Буа, Кукмара, Түбән Кама, Спас, Зәй муниципаль районнарыннан 8 егетләр һәм 6 кызлар командасы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:
Егетләр командалары арасында:
1 урын - Казан шәһәренең Идел буе районындагы 6 нчы гимназия;
2 урын - Баулы районының 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Кукмара районының А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей.

Кызлар командалары арасында:
1 урын - Түбән Кама районының 32 нче гимназиясе;
2 урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районының М.Р. Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 113 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Азнакай муниципаль районының Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International