20-22 мартта Уфада «Мәгариф» милли проекты кысаларында узучы «Киләчәк укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының ярымфиналы узачак. Конкурста катнашу өчен Идел буе федераль округы укытучылары 6 655, шул исәптән Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләреннән 933 укытучы гариза тапшырган.
Идел буе округы ярымфиналында катнашу өчен Татарстаннан 9 белем бирү учреждениесе командасы чакырылган:
- Бөгелмә районының 2нче лицее (2 команда);
- Иннополис мәктәбе;
- Казан шәһәре Совет районының 141нче гимназиясе (2 команда);
- Бөгелмә районы Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат;
- Яшел Үзән шәһәренең 1нче лицее;
- Әлки районының Чуаш Кичүе урта мәктәбе;
- Чаллы шәһәренең 8нче урта мәктәбе.