Укучылар һәм студентлар арасында Милли технологик инициативасы Түгәрәкләр хәрәкәтенең бишенче Олимпиадасы дәвам итә. Ярышлар 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, алар 13 шәһәрдә уза, шул исәптән - Иннополис һәм Казанда. 2019/20 уку елында олимпиада 30 инженерлык юнәлеше буенча үткәрелә. 8-11 сыйныф укучылары һәм студентлар өчен трекларга Россиянең 85 төбәгеннән 61 меңнән артык катнашучы теркәлде.