2019 ел ахырында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы Россия Фәннәр академиясе актив катнашында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең нәтиҗәлелеген бәяләде. Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы оешмалар арасыннан 192 югары уку йорты һәм 92 интеграцияләнгән тикшеренү структурасы, нигездә федераль тикшеренү үзәкләре (ФИЦ) катнашты. КНИТУ-КАИ югары белем бирү оешмаларының беренче категориясенә керде.