Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә методик ярдәм оештыру буенча «Тигез мөмкинлекләр мәктәбе» проектын эшли. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Кабардино-Балкария Республикасында үткән "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруга һәм 2020 елгы БДИга әзерләнүгә багышланган киңәшмәдә сөйләде.