27 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәме белән энергетика өлкәсендәге һөнәрләр турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Ул телекүпер режимында узачак. Аны туры эфирда "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә "ПроеКТОрия" һәм "Одноклассники" төркемнәрендә, "ПроеКТОрия" порталында һәм мәгариф оешмаларының шәхси кабинетлары аша карап булачак.