27 февральдә Казан төзелеш көллияте базасында «Киләчәккә хатлар» Бөтенроссия форумы уздырыла. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Форумда катнашу өчен мәгариф оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, югары һәм урта уку йортлары студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган.