19 февральдә Түбән Кама педагогика көллиятендә «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри белем бирү шартларында укучыларны уңышлы җайлаштыру факторы буларак психологик-педагогик компетенцияләрен формалаштыру» дигән темага гамәли семинар узды. Семинар эшендә Татарстанның 20 һөнәри белем бирү оешмасыннан педагоглар катнашты. Биредә мастер-класслар, эшлекле уеннар оештырылды, уңышлы тәҗрибәләр тәкъдим ителде.