Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтендөнья мәктәп укучылары олимпиадасы башланды. Анда бөтен дөньядан 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Олимпиаданың төп максаты - яшь буынның игътибарын 1941-1945 еллардагы тарихи вакыйгаларга җәлеп итү. Чара рус телле аудиториягә исәпләнгән һәм ике юнәлештән тора: төп тест һәм иҗади конкурслар.
Беренче турда катнашу өчен теркәлү 7 мартка кадәр дәвам итә. Икенче онлайн-тур 11 мартта башлана һәм 31 мартка кадәр барачак.