Россиядә мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре кадрлар резервын формалаштырачаклар.
"Мәктәп директорлары, мәгариф идарәләре башлыклары белән бәйле мәсьәлә мәгариф системасы идарәсендә бик мөһим. Бу юнәлешкә аерым игътибар бирәчәкбез. Бездә дә, ышанам, шулай ук республикада да мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренең кадрлар резервы формалашачак. Кирәкле методик ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип белдерде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Карачай-Чиркәстәге эшлекле киңәшмә вакытында.