2020 елда 100дән артык мәктәп һәм лагерьлар мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елда 100 дән артык мәктәп һәм лагерьлар математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак.

Билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда мәгариф оешмалары һәм лагерьлар арасында математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерүгә грантлар алу өчен өч конкурс игълан ителгән. Алар җиңүчеләргә мәктәп укучылары өчен чаралар үткәрергә, мәгариф һәм икътисад өлкәсендәге заманча таләпләр буенча белем бирү программаларын яңартырга, инновацион җиһазлар сатып алырга, укытучыларның квалификациясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурсларга заявкалар 12 мартка кадәр кабул ителә. Грантлар «РФ санлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International