Татарстаннан беренче тапкыр берьюлы 25 мәктәп укучысы информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаша

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

8-13 апрельдә  Мәскәүдә олимпиада финалында Россиянең 85 төбәгеннән 300дән артык сигезенче-унберенче сыйныф укучылары җыелачак. Республика укучыларын әлеге олимпиаданың төбәк һәм бөтенроссия этабына Иннополис Университеты әзерли.

Татарстаннан информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында  КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее, Иннополис лицее, Казан шәһәре Мәскәү районының 2нче лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 131нче лицее, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7нче лицей-интернаты,  Казан шәһәре Вахитов районының 3нче гимназиясе укучылары катнашачак.  Татарстан Республикасы җыелма командасы катнашучылар саны буенча өченче урында. Санкт-Петербург шәһәреннән  27, Мәскәүдән 115 укучы үз белемнәрен сынап караячак. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International