25 февральдә Казанның Җиңү паркында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Хәтер һәм дан елы чаралары планына кертелгән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган игелекле эшләр Бөтенроссия патриотик яшьләр Эстафетасын тапшыруга багышланган тантаналы чаралар узачак. Эстафета маршруты Ерак Көнчыгыштан Калининградка кадәр уза. Эстафетаның максаты - яшьләргә патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның гаиләләренә, шулай ук ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗларга ярдәм итү.