Казан мәктәпләре укучылары арасыннан «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтенә яңа әгъзалар кабул ителде

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы базасында «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!» мәгълүмати-агитация акциясе узды. Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар монументына чәчәкләр салу һәм танк училищесы оркестры чыгышы белән башланды.

Акция кысаларында 161нче мәктәп һәм 94нче гимназия укучылары арасыннан «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтенә яңа әгъзалар кабул ителде. Тантаналы ант кабул ителгәннән соң, яшь армиячеләргә значоклар һәм таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International