Татарстанда геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге олимпиадада 32 муниципаль районнан 140 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Казан, Чаллы һәм Чистай мәктәпләреннән 5 укучы җиңүче дип табылды:
- Роман Трофимов, Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы;
- Анна Гаврилова, КФУның IT-лицей-интернатының 8нче сыйныф укучысы;
- Ринас Мөбәрәкшин, Чистай шәһәре 1нче лицееның 9нчы сыйныф укучысы;
- Борис Васильев, Казан шәһәренең Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы;
- Таһир Галимов, КФУның IT-лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы.