Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Батырлык атнасы" традицион акциясе кысаларында Дәүләт автоинспекциясе ветераннары Казан мәктәпләре укучылары белән ГАИ-ЮХИДИ тарих музеенда һәм "Әкият" балалар үзәгендә очрашулар үткәрә. Монда ук “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча мастер-класслар уздыра.