Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2020 елда тикшеренү һәм эшкәртүне гамәлгә ашыручы әйдәп баручы оешмаларның приборлар базасын яңарту процессларын финанслау өчен грантлар күләмен билгеләде.
Татарстан фәнни-мәгариф комплексының моңа кадәр «алдынгы оешмалар» категориясенә кертелгән берьюлы өч вәкиле 2020 елда әлеге максатларга 440,9 млн. сумга кадәр акча алачак:
- Казан федераль университеты 211,8 млн. сумга кадәр;
- Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге - 176,5 млн. сумга кадәр;
- А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - 52,7 млн. сумга кадәр.