Алабугада быел өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Быел Алабугада өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - 13нче, 18нче  һәм Танай балалар бакчасы капиталь ремонтланачак.

Быел шулай ук Горький урамында 140 урынлык балалар бакчасы төзелә башлаячак. Төзелеш "Демография" милли проекты кысаларында барачак. Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге Россия Президенты Владимир Путин куйган өстенлекле бурычларның берсе булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International