КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Татарстанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев проекты буенча булдырылган полилингваль мәктәпләр өчен төрек, гарәп һәм кытай телләрен укыту методикасын әзерләү белән шөгыльләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Казан федераль университетының берничә институты тулысынча Минтимер Шәймиев проектына җәлеп ителгән һәм белгечләр әзерләү өчен төп база мәйданчыклары булып тора.