Россия Хөкүмәте "Мәгариф" милли проекты кысаларында дөньядагы әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында конкуренциягә сәләтлелекләрен арттыру максатыннан 21 югары уку йортына 10 млрд сум тирәсе акча бүлеп бирде. Бу хакта чәршәмбе көнне "5-100" проекты матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге проектның төп бурычы - дөньяда Россия югары белеменең абруен күтәрү.
"Чәршәмбе көнне хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документ нигезендә, 10,07 млрд сум күләмендә акча "5-100" проектында катнашучы Россиянең 21 югары уку йорты арасында бүленә", - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.