24 февральдә Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы тәмамланды. Олимпиада марафоны 2019 елның ноябрь ахырыннан башланды һәм өч ай дәвам итте. Бу вакыт аралыгында төрле дәрәҗәдәге 49 олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадаларда бөтен республикадан 7 380 укучы катнашты. Аларның 2 800дән артыгы җиңүче һәм призер булды.