Өлкән сыйныф укучыларын информатика буенча олимпиадада катнашырга чакыралар

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

«ТИСБИ» идарә университеты мәгълүмати технологияләр факультеты гомуми белем бирү учреждениеләренең 10-11нче сыйныф укучыларын информатика буенча олимпиадада катнашырга чакыра. Катнашу бушлай.
Олимпиада 2020 елның 29 февралендә 14:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Мөштәри ур., 13 адресы буенча узачак.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар һәм җиңүчеләргә дипломнар
тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International