Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тугызынчы сыйныф укучыларының 98%ы уңышлы үткән

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тугызынчы сыйныф укучыларының 98%ы уңышлы үтте, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.
Ул билгеләп үткәнчә, уку елы башланганчы Федераль педагогик үлчәнешләр институты сайтында БДИ һәм 9 нчы сыйныфларда имтиханнар буенча барлык демоверсияләр дә урнаштырылган иде. Ә 1 ноябрьгә кадәр бу версияләр буенча иҗтимагый фикер алышу барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International