“Тоталь диктант” онлайн-мәктәбендә дәресләр 27 февральдә башлана.
Дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә 19:30 сәгатьтә проект сайтында туры эфирда узачак.
Быел онлайн-мәктәп материаллары төрле елларның төрле шәһәрләреннән "тоталь филологларның" күмәк хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Дәресләрне "Тоталь диктант" Филология советы рәисе, "Грамота.ру" порталы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Владимир Пахомов алып барачак.