Чистайда студентлар суднолар йөртү буенча конкурста ярышты

2020 елның 28 феврале, җомга

Чистай күппрофильле көллиятендә Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен “Суднолар йөртү” белгечлеге буенча төбәкара һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс “Мәгариф” милли проектының “Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру)” федераль проекты кысаларында узды. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да сертификатлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International