Рафис Борһанов Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасында җиңүчеләрне бүләкләде

2020 елның 28 феврале, җомга

24-27 февральдә “КАИ-ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексында  2019/2020 уку елында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы кысаларында бокс буенча ярышлар узды.
Ярышта КНИТУ-КАИ, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе,  КДАТУ, КДМУ, КНИТУ-КХТИ, КФУ, КДЭУ, шулай ук башка югары уку йортларыннан 150дән артык кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын - КДАТУ,

2 урын - ПовГАФКСиТ,

3 урын - КАИ.

Бүләкләү тантансында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексы директоры Ринат Йосыпов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International