Мөслим гимназиясе укытучысы Илдар Юлдашев «Җиңү дәресләре» халыкара конкурсы финалисты булды

2020 елның 28 феврале, җомга

«Җиңү дәресләре» Халыкара методик эшләнмәләр конкурсы финалистлары билгеле булды. 11 номинациянең һәрберсендә өч җиңүче билгеләнде.
Финалга чыгучыларның исемнәрен Россия тарихи җәмгыятендә брифингта игълан иттеләр. Хәзер катнашучыларга март аенда Мәскәүдә узачак йомгаклау ярышында җиңү өчен көрәшергә туры киләчәк.
Мөслим гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдар Юлдашев “Иң яхшы тарих дәресе” номинациясендә финалга чыкты. Ул конкурста үзенең методик эшләнмәләрен тәкъдим итте. Татарстан укытучысының көндәшләре - Мәскәү һәм Владимир өлкәсе вәкилләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International