«Бөек Җиңү» Бөтендөнья мәктәп олимпиадасында катнашучыларны теркәү дәвам итә

2020 елның 28 феврале, җомга

Россия мәктәп укучылары һәм башка илләрдән аларның яшьтәшләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Бөек Җиңү» Бөтендөнья мәктәп олимпиадасында катнаша ала.
Олимпиаданың максаты - яшьләрнең игътибарын 1941-1945 еллардагы тарихи вакыйгаларга җәлеп итү. Катнашу өчен бөтен дөньядан 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары чакырыла.
Беренче онлайн-тур 7 мартта тәмамлана, анда проект сайтында теркәлгән барлык мәктәп укучылары үз белемнәрен тикшерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International