Май аенда «Мәктәпләр өчен PISA» тикшеренүләренә йомгак ясалачак

2020 елның 28 феврале, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт майда Россиядә мәктәп укучыларының уку казанышларын бәяләргә һәм динамиканы ачыкларга мөмкинлек бирә торган «Мәктәпләр өчен PISA» беренче халыкара тикшеренү нәтиҗәләре турында сөйләргә планлаштыра.

Тикшеренү нәтиҗәләрен 2018 елгы PISA нәтиҗәләре белән чагыштырырга мөмкин булачак.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев ачыклаганча, PISA тикшеренүләрендә башка халыкара бәяләрдән аермалы буларак, Россия мәктәп укучылары уртача нәтиҗәләр күрсәтә. Ул билгеләп үткәнчә, "Мәгариф" милли проекты максатларына ирешү өчен әлеге халыкара тикшеренүгә басым ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International