В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен бирү комитеты 2020 елгы премияне алуга эшләр кабул ителүе турында хәбәр итә. Премия ел саен өч яшь галимгә (35 яшькә кадәр) инженерлык фәннәре өлкәсендәге күренекле фәнни казанышлары һәм фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә.
Эшләр 1 майга кадәр ТР Фәннәр академиясе канцеляриясендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан, Бауман урамы, 20, 114 кабинет.