«Зур химия киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасы кысаларында 9-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «Золотой набор для «Оборонки» максатчан олимпиадасы уздырыла. Олимпиада түбәндәге дисциплиналар буенча оештырыла:
Химия (9 - 11 сыйныфлар),
Физика (9 - 11 сыйныфлар),
Математика (9 - 11 сыйныфлар).
Сайлап алу этабында теләге булган һәркем катнаша ала. Ул читтән торып үткәрелә (биремнәр www.kstu.ru сайтында). Үткәрү вакыты - агымдагы уку елының 4 мартыннан 6 мартына кадәр.