Россия көллиятләре студентлары "Киләчәккә хатлар" форумында катнашты

2020 елның 28 феврале, җомга

Казан төзелеш көллиятендә «Киләчәккә хатлар» Бөтенроссия форумы узды. Дискуссия мәйданчыкларында көллият студентлары совет халкының өлеше һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешүдә Татарстанның роле турында фикер алыштылар.
«Тикшеренү эшләре конкурсына төрле төбәкләрдән, күбесенчә, Идел буе федераль округыннан 59 кеше килде», - дип сөйләде фәнни-методик эш буенча директор урынбасары Ольга Денисова.
Шулай ук конкурс читтән торып катнашуны да күздә тота, үз эшләрен бөтен Россиядән - Йошкар-Ола, Кострома, Курск, Новокузнецк һәм башка шәһәрләрдән һөнәри уку йортлары студентлары җибәргән. Форумда Татарстанның барлык көллиятләре дә катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International