2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасында беренче ярдәм күрсәтү буенча беренче Бөтенроссия дәресе узачак. Аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте үткәрә.
Оештыручылар укучыларны көнкүреш һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ярдәм күрсәтергә һәм сәламәтлекләренә җаваплы карарга өйрәтүне максат итеп куя. Дәрес ике форматта узачак. Яшүсмерләргә беренче ярдәмнең теоретик нигезләрен аңлатачаклар, аннары белемнәрне практикада ныгытачаклар.
Әлеге дәрес узачак мәктәпләрнең берсе - Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе. Башлана 11.30 сәгатьтә.